Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

5 нче майда Келәш мәдәният йортында 9 нчы майга Георгий тасмасыннан канзаши стилендә күкрәк билгесе ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Чарада катнашучылар Георгий тасмасының тарихы, әһәмияте турында тыңладылар.

Оста куллы Рима Галиуллина төсле тасмалардан бизәкләр ясау осталыгына төшендерде. Эшләнмәләр Җиңү көнен бәйрәм итүдә шәхси катнашу һәм бабаларыбызның батырлыгын хөрмәтләү билгесе булып тора.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International