Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, өлкән һәм әзерлек төркеме балалары белән безнең балалар бакчасын тәмамлаучыга Россия Герое исеменә, "Алтын Йолдыз" медаленә лаек булган, Кузин Артем Иван

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Гомер-гомергә кешеләр үз Ватаннарын, илләрен данладылар, горурландылар, яраттылар һәм сакладылар, дошманнардан сакладылар.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, өлкән һәм әзерлек төркеме балалары белән безнең балалар бакчасын тәмамлаучыга Россия Герое исеменә, "Алтын Йолдыз" медаленә лаек булган, Кузин Артем Иван улына багышланган чара узды.
Герой-ул батыр, кешеләр хакына, Ватан хакына, үз гомерен кызганмыйча кылган кеше.
Балалар зур кызыксыну белән геройның балачак һәм мәктәп еллары, Ставрополь краеның Невинномысск шәһәрендә Геройлар Аллеясы булуы турында презентация карадылар. Безнең героебыз да анда катнашты һәм үз агачын утыртты,һәм агач янәшәсенә исем такталары куелган.
Балалар шулай ук, күптән түгел генә Ханжина П.С исемендәге Артем укыган җирдә, Тәтеш урта мәктәбендә     "Герой партасын" ачу тантанасы булып узды. Әлеге парта артында утыру хокукы мәктәпнең укуында, спортында һәм иҗтимагый тормышында аерылып торган иң яхшы укучыларга биреләчәк.
Без үзебезнең геройларыбыз исемнәрен истә тотарга һәм безнең геройлар ярдәмендә үз илебездә бәхетле яши алуыбызны беркайчан да онытмаска тиеш.
Чара ахырында балалар СВО зонасында булган, Ватаныбызны саклаучы солдатларыбызга рәсемнәр ясадылар..

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International