8 май Монастырск авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Геройлар туган чор» исемле бәйрәм концерты булып узды.
Концертта сугыш еллары җырлары,сугыш турында шигырьләр, Ватан һәм Россиягә багышланган җырлар яңгырады.Чара бик күңелле һәм бер сулышта узды. Җиңү көненең йомгаклау җырын тамашачылар аягүрә басып һәм көчле алкышлар белән каршы алдылар.