Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 13 мае, сишәмбе

13 май Тәтеш районы мәдәният йортында «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында тал чыбыкларыннан кәрзин үрү буенча мастер - класс булып узды, биредә «Тәтеш балкышы» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге төркеменә йөрүчеләре катнашты.

Мастер-классны Богдашкино авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алексей Долгов үткәрде. Чарада катнашучылар традицион һөнәрчелек нигезләре белән таныштылар, халык көнкүрешенең популяр предметын әзерләүдә бик актив катнаштылар. 

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International