13 майда Бөтендөнья тузганак көне билгеләп үтелә. Тузганак-җылылык һәм язгы кәеф сибә торган май кояшы кисәге.
Бүген "Сабый" балалар бакчасының һәр яшь төркемендә тематик әңгәмәләр үткәрелде, алардан балалар тузганакның матур язгы чәчәк кенә түгел, дару үсемлеге дә булуын, аны ашау өчен дә куллануларын белделәр. Әңгәмә ахырында балалар Тузганаклар аппликациясен башкардылар. Йөргәндә балалар тузганакларны күзәттеләр, чәчәкләрнең озын сабакларын күрделәр һәм тузганаклар кояшка таба сузыла һәм сузыла дигән нәтиҗә ясадылар.