Балаларның иминлеге-безнең уртак кайгыртучанлыгыбыз! Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ата-аналар җыелышы турында Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбендә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды, ул балаларның юллардагы иминлегенә һәм җәйге мәшгульлегенә багышланган иде. Мәктәп администрациясе «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Урманова Алсу Хәлиловна белән берлектә бик кирәкле һәм мөһим әңгәмә үткәрде.