14 май «Мәдәният волонтерлары» ирекле оешмасының Тәтеш бүлекчәсе активистлары тарафыннан Олы Шәмәк авылында урнашкан Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат – йортында яшәүчеләр өчен «Данлы геройларга лаеклы җырлар» дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрелде. Әлеге социаль учреждениедә гомер кичерүчеләргә Рушания Мусина, Елена Савелькина һәм Гөлнара Әбелханова чыгыш ясадылар.