Балалар китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Без - Җиңүнең оныклары» тарихи – патриотик уены узды. Анда «В.А. Хапаев исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбе» ГБОУ 8 сыйныф укучылары (тәрбиячесе Грудцина С.И.) катнашты. Ике командага бүленеп, егетләр Бөек Ватан сугышы тарихын белү сынавын үттеләр алар берничә этаптан торды: «Фронттан хәбәрләр», «Җиңү полководецлары», «Разведка төгәл хәбәр итте…», «Сугыш турында фильмнар», «Халык хәтере». Чара барышында кадетлар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук ул героик чор вакыйгалары турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.