14 май Питомник авыл клубы каршында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «Без сезнең исемнәрегезне хәтерлибез» дигән концерт программасы булып узды. Концерт программасында сугыш еллары җырлары яңгырады. Балаларның тирән хисләр белән сугарылган, укыган шигырьләре тамашачыларның йөрәкләренә үтеп керде. Концертның финалы тамашачылар белән бергәләп «Җиңү көне» җырын башкару булды. Бәйрәм чарасы һәркемнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды.