МБУ «Форпост» үзәге хәбәр итә

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

15 майда Буа шәһәрендә “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре спартакиадасының зона этабы узды. 5 районнан командалар җиңү өчен көч сынашты.

Ярышлар Буа шәһәренең В.Трусенев исемендәге Үзәк стадион базасында узды. Тәтеш районыннан “Форпост” иминлек хезмәте активистлары катнашты.

Ярышларда катнашучылар эстафетаны лаеклы үттеләр һәм төрле дисциплиналарда физик әзерлек буенча нормативларны үтәделәр. 

Б:  төркемендә

1 урын - Буа районы командасы

2 урын - Тәтеш районы командасы,

3 урын - Чүпрәле районы командасы. 

Балаларны призлы урын белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International