15 май көнне Нармонка урта мәктәбендә истәлекле вакыйга – Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Россия Герое Соколовский Андрей Андреевич хөрмәтенә «Герой партасы» тантаналы ачылышы булды. Тантаналы ачылыш Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкарудан башланды.