15 май Киртәле авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында, «Мин хәтерлим! Мин Горурланам!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция булып узды. Чара программасында патриотик җырлар яңгырады. Катнашучылар сугыш вакытында солдатларның батырлыгы һәм халыкның бердәмлеге турында шигырьләр сөйләделәр. Мәктәп театры чыгышы чараның якты мизгеле булды, балалар мордва телендә композиция тәкъдим иттеләр.