Балалар китапханәсе хәбәр итә

2025 елның 16 мае, җомга

17 майда Россиядә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә.  «Үзеңне рәнҗетмә» - балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан шундый исем астында әлеге вакыйгага багышланган акция уздырылды. Укучылар беренче ышаныч телефоны барлыкка килү тарихын, аның ни өчен кирәклеген, әлеге хезмәттә эшләүче кешеләр турында һәм аның эшчәнлегенең төп принциплары нинди: һәркем файдалана алырлык, түләүсез һәм аноним булу турында белделәр. Аларга нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын аңлаттылар.  Шулай ук акциядә катнашучыларга бердәм гомумроссия ышаныч телефоны номеры белән белешмәләр өләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International