16 май Алабирде авылы мәдәният хезмәткәрләре «Игътибар! Куллар рульгә — күзләр юлга!», руль артында игътибарны читкә юнәлтүне һәм транспорт чарасы белән арыган хәлдә идарә итүне булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чаралар кысаларында акция үткәрделәр. Һәр катнашучыга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге һәм юлларда игътибарлы булырга кирәклеге турында белешмәлек тапшырылды.