«Агрокласс» дәрестән тыш эшчәнлеге кысаларында Килдеш урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән "орлыкларның шытып чыгу шартлары" дигән практик эш башкарылды.
Дәрес барышында балалар орлыклар шыту өчен кирәкле шартлар белән таныштылар. Шулай ук орлыкларның шытып чыгуының су һәм һава булуга бәйлелеген күрсәтүче тәҗрибәләргә нигез салынды.