ХХІІ Республика Кирилло-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

«Яшьләр һәм балалар»   проекты, «Балаларга иң яхшысы» подпроектын   гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның 15 маенда Казан шәһәре Совет районының А.С. Пушкин исемендәге 93нче гимназиядә Кирилло-Мефодий яшүсмерләр  фәнни укулары узды.  «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы тарихы» секциясендә «А.А. Соколовский исемендәге  Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 6 нчы сыйныф укучысы Авдеева Дарина   һәм   «Бакырчы урта мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы  Гайнуллина Адилә  үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.  

«А.А. Соколовский исемендәге  Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 6 нчы сыйныф укучысы  Скобелева Варвара  «Русское языкознание» , ә «Килдеш урта мәктәбе»нең 7 сыйныф укучысы Малькин Вадим «Әдәби иҗат» секциясендә чыгыш ясадылар. 

Фәнни секцияләр эше тәмамланганнан соң, укучылар өчен Россиянең танылган шагыйрьләре һәм язучылары Л. Н.Толстой, А. С. Пушкин, А. М. Горький, Вероника Тушнова, музыкант Ф.И. Шаляпин исемнәре белән бәйле  тарихи урыннар буйлап автобус экскурсиясе оештырылды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы А.С. Пушкин исемендәге  мәдәнят  үзәгендә үтте.   Скобелева Варвара һәм Авдеева Дарина (фәнни җитәкчеләре - Кондакова Г.В.) үз номинацияләрендә III дәрәҗә призерлар булдылар. Киләчәктә дә аларга иҗади  уңышлар һәм илһам телибез!

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International