2025 елның 19 маенда Жуков орденлы Казан югары танк командасы училищесы территориясендә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабы ачылды.
Ярышларда кече категориядәге зона этабында җиңүчеләр - Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары физик культура укытучысы Волков Евгений Петрович һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бердникова Наталья Владимировна җитәкчелегендә катнаша.
Балаларыбызга уенда уңышлар телик!