Пионерлар көнендә Үзәк китапханәдә Пионерлар йорты хезмәткәре Николай Леонтьевка багышланган «Үз эшенә гашыйк педагог» истәлекләр кичәсе узды. Чарага анда тәрбияләнүчеләр килде, алар үзләренең судомодельләштерү түгәрәге җитәкчесен яратып һәм җылылык белән искә алдылар. Ул үз эше белән мавыккан, рәхмәтле шәкертләр хәтерендә мәңгегә калды. Чара барышында алып баручы аның катлаулы һәм кызыклы язмышы турында сөйләде, слайдларда гаилә альбомыннан фотосурәтләр трансляцияләнде.