20 май Киртәле авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Мордва матрешкасына рәсем ясау» мастер – классы булып узды.
Балалар халык кәсебе тарихы белән таныштылар, матрешканың төрлелеге, тышкы кыяфәте, формасы һәм бизәлеше үзенчәлекләре турында белделәр. Һәр яклап рәсем сәнгатенең иң гади һәм нәтиҗәле элементлары тәкъдим ителде. Балалар үз куллары белән чын мәгънәсендә матурлыу булдырдылар.