"Яшьләр һәм балалар" проектын, "Педагоглар һәм остазлар" ярдәмче проектын гамәлгә ашыру кысаларында 20 майда Казанда "Тәрбиягә инновацион якын килүләр: гармонияле шәхес формалаштыруда гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең роле" республика август киңәшмәсенең тәрбия юнәлешендәге педагогик хезмәткәрләренең секция утырышы булды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин мөрәҗәгать итте. Тәрбия эшенең барлык юнәлешләре буенча аналитика белән гомуми докладны министр урынбасары А. М. Асадуллина тәкъдим итте. Секциянең кунагы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлеева булды.
Утырыш эшендә мәгариф бүлеге хезмәткәрләре: начальник урынбасары Лазарева И.В., методист Моисеева Т.Н., баш белгеч - психолог Шумилова Е.Н., шулай ук район ата-аналар советы рәисе Сафаров Р. В. катнашты.
Республика август киңәшмәсенең тәрбия юнәлешендәге педагогик хезмәткәрләренең секция утырышы кысаларында бүләкләнделәр:
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән - Моисеева Т.Н., мәгариф бүлеге методисты;
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән - Сафаров Р.В., район ата-аналар Советы Рәисе.
Анда тәрбия өлкәсендә 2024-2025 уку елы йомгаклары каралды, яңа уку елына яңа өстенлекле бурычлар куелды.