Юл йөрү кагыйдәләре буенча ел саен үткәрелә торган "Велоледи/Веломастер" район конкурсы узды

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасы базасында Юл йөрү кагыйдәләре буенча ел саен үткәрелә торган "Велоледи/Веломастер" район конкурсы узды.
Бәйгедә шәһәрнең "Башаккай", "Сабый", "Миләшкәй" балалар бакчаларыннан дүрт команда катнашты.
Балалар велосипедны фигуралы йөртүдә ярыштылар, теоретик биремнәрне чиштеләр һәм жюри хөкеменә үзләренең плакатларын тәкъдим иттеләр.
Конкурс сынаулары йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде  -
"Велоледи" кызлар арасында:

  1. урын - Сергеева Таисия ("Миләшкәй" балалар бакчасы)
  2. урын - Гатауллина Аделина ("Миләшкәй" балалар бакчасы)
  3. урынны Толпекина Леокадия ("Башаккай" балалар бакчасы) һәм Канашева Елизавета ("Сабый" балалар бакчасы) бүлештеләр;

малайлар арасында "Веломастер":

  1. урын - Зиннатов Тимур ("Миләшкәй" балалар бакчасы)
  2. урын - Подгорнов Ярослав ("Миләшкәй" балалар бакчасы)
  3. урынны Кильганов Адам ("Сабый" балалар бакчасы) һәм Сибгатуллин Али ("Башаккай" балалар бакчасы) бүлештеләр

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә һәм "Казан шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ белгечләренә оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез. Конкурста катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Имин юллар сезгә!

        ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International