«Гаилә» милли проекты кысаларында һәм социаль хезмәт алучыларга карата мошенниклык очракларын профилактикалау максатында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гаилә иминсезлеген һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча инспектор Надежда Болтунова катнашында «ничек мошенниклар корбаны булмаска» дигән профилактик әңгәмә оештырдылар.