«Кояшкай» лагеренда иртә музыкаль зарядкадан башланды. Аннары тәрбиячеләр «Куркынычсызлык иленә сәяхәт» әңгәмәсен һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздырдылар. Иртәнге аш бик тәмле иде! 10.00 сәгатьтә янгын тревогасы буенча барлык отрядлар лагерьдан эвакуацияләнде. Балалар алдында мәктәп директоры Ф. Ф. Гаффаров, янгын сүндерү экипажы хезмәткәре чыгыш ясады. Лагерь хезмәткәрләренең һәм тәрбияләнүчеләренең төгәл һәм килешенгән гамәлләрен билгеләп үттеләр, шулай ук янгынны сүндерү буенча үз эшләрен күрсәттеләр.
Беренче отряд Тәтеш шәһәренең «Яңа Гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгендә булды. Кинотеатр хезмәткәрләре яшь Бөркетләр өчен А.С. Пушкин әкиятләре буенча конкурс программасы әзерләгәннәр.
Тәрбия буенча директор киңәшчесе Саматова Г.Н. «Фантазия дөньясында» дигән квест - уены уздырды. Һәр отрядка станцияләрне узу һәм биремнәрне үтәү өчен маршрут кәгазьләре бирелде.
Төшке аш вакытында балалар рәхәтләнеп ашадылар.
Тәмле төшке аштан соң өлкән тәрбияче Дмитриева Е. В. «Танышыгыз, бу – без!» исемендә уен программасы уткәрде. Балалар үзләренең нинди шартларда танышулары һәм үзләре турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләделәр.
Көн «Орлат елъязмасы» битен бизәү белән тәмамланды.