Сезне һөнәри бәйрәмегез-Бөтендөнья күргәзмәләр көне белән котлыйм!
Күргәзмә чараларында катнашу эшмәкәрләргә конкурентлыкка сәләтлелекне арттырырга, яңа базарларга юнәлергә, шулай ук ил эчендә дә, халыкара дәрәҗәдә дә үзара эшлекле мөнәсәбәтләр төзергә мөмкинлек бирә. Күргәзмәләр алгарышка һәм икътисадый үсешкә ярдәм итә, шулай ук кешеләрне берләштерә, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу, яңа казанышлар һәм инновацияләр күрсәтү өчен нәтиҗәле коммуникация мәйданчыклары булып тора.
Күргәзмә индустриясе профессионалларын, шулай ук чараларны оештыруның барлык этапларында катнашкан белгечләрне Бөтендөнья күргәзмәләр көне белән котлыйм. Якты һәм кызыклы проектлар, яңа идеяләр, һөнәри казанышлар һәм уңышлар телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов