Бүген «Кояшкай»мәктәп яны лагеренда чираттагы кызыклы, күңел ачу белән тулы көн узды.
Көн елмаюдан башланды. Барысы да план буенча бара, гадәттәгечә, зарядка, сәламәтлек минуты, иртәнге аш.
Тәмле иртәнге аштан соң тәрбияче Кузьмина Н.Н. барысын да «У Лукоморья...- разноцветный серпантин» дип аталган чарага чакырды. Яшь бөркетләрне бик күп кызыклы сынаулар көтте.
Өстәмә белем бирү педагогы Т.В. Ахтонова кул эшләре буенча «Пушкин әкиятләре» мастер –классы үткәрде.
Лагерьда көн саф һавада хәрәкәтчән уеннар белән тәмамланды.
Барысына да күңелле булды, иң мөһиме, балалар бер-берсенә ярдәм итәргә тырыштылар, ә бу лагерьда көн файдалы узган дигән сүз!
