Бүгенге көн «Хезмәт десанты» хезмәт һәм ял лагеренда тулысынча экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә багышланды. Лагерь көне гадәттәгечә иртәнге зарядка, линейка һәм иртәнге аштан башланды.
Хезмәт бригадасы эше кысаларында балалар иҗтимагый файдалы хезмәттә актив катнаштылар. Кызлар шәһәр зиратын җыештыру өмәсенә кушылдылар, истәлекле урынны төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. Малайлар мәктәп директоры җитәкчелегендә яңа хуҗалык корылмалары өчен баганаларны бетонлау буенча мөһим эш белән шөгыльләнделәр.
Төшке аштан соң «Долгая Поляна» дәүләти табигать тыюлыгы вәкилләре белән танышу очрашуы булды. Беренче категория белгечләре Филиппова М.В. һәм Китаев В. И. балалар өчен «Экология белгечләре»дигән мавыктыргыч викторина үткәрделәр. Интеллектуаль ярыш йомгаклары буенча барлык катнашучылар да дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Смена дәвам итә һәм алда безне яңа кызыклы һәм танып белү чаралары көтә!