"Панама" хезмәт һәм ял лагереның унынчы көне сәламәт яшәү рәвешенә багышланды. Зарядка һәм туклыклы иртәнге аштан соң мәктәпнең спорт шәһәрчеген тәртипкә китерделәр.
Аннары "Наркоманияне профилактикалау. Алкоголизмга һәм наркоманиягә минем мөнәсәбәтем"темасына анкеталаштыруда катнаштылар. Тәрбия буенча директор киңәшчесе Людмила Лазарева хокук бозуларны профилактикалау буенча әңгәмә үткәрде. Көн “Наркотиклар. Сайлау иллюзиясе” фильмын карау белән тәмамланды.