Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 27 июне, җомга

26 июнь көнне Байраш авыл мәдәният йортында РФ армия сафларына Хәйруллин Инсафны тантаналы рәвештә озаттылар.

Чараны авыл мулласы ачып җибәрде һәм булачак солдатны туганнары, дуслары, Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, укытучылар, авыл халкы, авыл җирлеге башлыгы А.М. Гобәев тәбрикләде, ул призывникка истәлекле бүләк тапшырды.

Аннары мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы да булды. Җыелганнар Инсафка авылына тизрәк әйләнеп кайтуын теләделәр.

         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International