«Малыш» балалар бакчасында шундый девиз астында урамда балалар иминлеге көне узды. Балаларны әйләнә-тирә мохиттә үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтү өчен, без, өлкәннәр, балага тормыш өчен куркыныч хәлләрнең төп төшенчәләрен һәм аларда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләрен бирергә тиешбез. Чөнки куркынычсызлык - ул үзләштерелгән белем генә түгел, ә төрле ситуацияләрдә үзеңне дөрес тота белү.
Балалар белән «Куркынычсызлык нәрсә ул», «Таныш булмаган кешеләр белән куркынычсызлык кагыйдәләре», «Өйдә ялгыз» дигән әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук «Әкияти викторина» уздырдылар, анда балалар белән «Өч дуңгызчык» һәм «Кызыл калфак» әкиятләре геройларының гамәлләре турында фикер алышу булды. Балаларның иминлеге күбесенчә аларның үзләреннән дә, аларның белемнәреннән һәм авыр хәлдә үзләрен тотаи белүләреннән тора.