"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшыру

2025 елның 8 июле, сишәмбе

   «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале — Россиядә 2008 елда гамәлгә куелган иҗтимагый бүләк. Аны 25 елдан артык бергә яшәгән, мәхәббәт һәм ихтирам саклаган, лаеклы балалар тәрбияләгән һәм актив тормыш рәвеше алып барган парларга бирәләр.

     Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән Тәтеш районының Килдеш авылыннан Врясовлар Анатолий Сергеевич һәм Любовь Николаевна бүләкләнде. Алар 50 елдан артык бергә яшәгәннәр, гаилә бәйләнешләренең ныклыгын, үзара мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге күрсәткәннәр, шулай ук лаеклы балалар тәрбияләгәннәр.

    Бүләкләү тантанасы 7 июльдә мәдәният йорты залында район активының атналык киңәшмәсендә узды.

    Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов Врясовларга сәламәтлек, иминлек, актив озын гомер теләп «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды.

    “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне шәхси бәхет кенә түгел, ә бөтен җәмгыятьнең тотрыклылыгы төзелә торган фундаменталь кыйммәтләрне берләштерә. Гаилә-балачактан ук кешене формалаштыручы терәк, ул төбәк һәм бөтен ил өчен көч һәм үсеш чыганагы. Сезнең кебек гаиләләр-Тәтеш районының чын горурлыгы һәм яшьләр өчен ориентир. - диде Рәмис Хатыйпович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International