21 июль 17.00 сәг. «Татарстанда җәй» Республика программасы кысаларында Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында «Барлык күршеләр бездә кунакта» музыкаль-уен программасы узачак. Шәһәр халкын җылылык һәм дуслык атмосферасына чумарга чакыра. Сезне күңелле конкурслар, дәртле биюләр һәм күршеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен махсус булдырылган онытылмас музыкаль номерлар көтә.
Кактегория 0+