Тәтеш дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Автомобильдәге балалар, пассажирларның иң зәгыйфь категориясе булып тора, аларның куркынычсызлыгы тулысынча руль артында утыручы кешегә бәйле. Дәүләт автоинспекциясенең Тәтеш районы буенча бүлеге инспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәре ОПТУ әйдәп баручы белгече Урманова А.Х., өлкәннәргә балалар тормышының кыйммәте турында искәртеп үттеләр. «Рябинушка» балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре белән берлектә машина йөртүчеләрнең игътибарын автомобиль салонында балаларны йөрткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән акция үткәрелде, чөнки еш кына ата-аналар, кагыйдәләрне санга сукмыйча, балаларын автомобильдә тотып тору җайланмаларын кулланмыйча йөртәләр. Чара барышында дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләргә балаларны куркынычсыз йөртүне тәэмин итү кирәклеге турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International