15 июль Тәтеш районы мәдәният йорты агитбригадасы «Нур» А/Ф ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре өчен (җитәкчесе Нургалиев Р.Г.) «Мактау һәм хөрмәт сезгә, игенчеләр» дип исемләнгән, концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләрен урып-җыю башлану белән котлап, дәртле җырлары белән аларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.