16 июльдә Иван Яковлев мемориаль музеенда «Тәтеш крае тарихы музее» филиалында төрле мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «үткәнгә сәяхәт» танып белү сәгате булды. Программа үсеп килүче буынны ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныштыру өчен махсус эшләнгән иде.