17 июльдә “Заһидуллин И.Р.” КФХ кырларында урып-җыю эшләре башланды. Урып-җыюга чыгар алдыннан мулла мәҗбүри дога (намаз) укыды. Механизаторлар алдында "Заһидуллин И.Р." җитәкчесе Заһидуллин Илмаз Рифкать улы, авыл җирлеге башлыгы Гобәев Әсхать Минзаһит улы чыгыш ясады.
Байраш мәдәният йорты хезмәткәрләре кыр хезмәтчәннәренә нык сәламәтлек, яхшы һава тырышы һәм мул уңыш теләп калдылар.