17 июль Тәтеш муниципаль районының татар-милли мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова һәм Тәтеш муниципаль районының «Балалар сәнгать мәктәбе» ӨББ МБУ укытучысы Лилия Кузнецова Казан шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасында бердәм фольклор көненә багышланган чарада катнаштылар.
Чара кысаларында бүләкләү тантанасы булып узды: Тәтеш мәдәният йортының «Иделкәй» татар вокал ансамбленә (җитәкчесе Рима Сафиуллова) «Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм чит илләрнең иҗат коллективлары өчен милли костюмнар комплектлары тегүгә һәм музыкаль инструментлар сатып алуга Грант» номинациясендә сертификат тапшырылды, шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министырлыгы үсешенә керткән өлеше өчен «Балалар сәнгать мәктәбе» ӨББ МБУ Лилия Кузнецова Мактау грамотасы белән бүләкләнде.