18 июль Алабирде авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Акыл уены» күңел ачу программасы булып узды.
Чара барышында командалар төрле биремнәрне үтәделәр һәм баллар җыйдылар. «Уртакны тап» уенының беренче раунды әдәби терминнарга багышланды, «Барысы формуласы» икенче раунды – әдәби әсәр героен билгеләделәр, «Күләгә белән көрәш» өченче раунды – катнашучылар күләгә буенча танылган язучыны билгеләделәр. Ахырда финал «Блиц раунд» һәм «Суперблиц» булып узды, биредә рәсемнәр ярдәмендә сәнгать әсәрләренең исемен һәм канатлы юлларны билгеләделәр. Иң күп балл җыйган команда җиңүче булды.