20 июль Тәтеш муниципаль районының Урюм авылында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында «Яратам сине, минем туган ягым!» дип исемләнгән концерт программасы булып узды.
Авыл җирлегенә һәм анда яшәүчеләргә котлаулар Урюм авыл җирлеге Башлыгы Абмаев Алексей Николаевич һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыгыннан яңгырады. Чара барышында авыл картларын һәм активистларын, күп балалы гаиләләрне, шулай ук 25 елдан артык бергә торган гаилә парларын бүләкләү тантанаы булып узды.
Концерт программасында туган җиргә булган, мәхәббәт белән тулган мордва һәм рус җырлары яңгырады.