Атна буе балалар тәрбиячеләре белән якты, тылсымлы төсләр дөньясына чумдылар һәм рәхәтләнеп төсләр иле буйлап сәяхәт иттеләр: төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, аланнарны чәчәкләр белән бизәделәр, "Салават күпере планетасы" күңел ачу чарасында катнаштылар, Георгий Косаревскийның "Радуга" хикәясе белән таныштылар.
Һәрбер бала төрле төстәге бу искиткеч планетаның бер өлеше була алды, шулай ук төсләрнең әһәмияте турында бик күп кызыклы нәрсәләр белә алдылар.