Олы Тормы авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

22 июль Олы Тормы авыл мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, «Юл синең карашыңны көтә» дип исемләгән профилактик сәгать булып узды.

Әлеге чараны оештыручылар катнашучыларга транспорт чарасы белән идарә иткәндә, машина йөртүченең бөтен игътибарын юлда тупларга тиешлеген искәрттеләр, шулай ук аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында мәгълүмати кәгазъләр тапшырдылар.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International