Кошки-Яңа Тимбай авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 25 июле, җомга

24 июль Кошки-Яңа Тимбай авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Уйлыйбыз һәм ясыйбыз» дип исемләнгән беләзекләр ясау буенча мастер – класс булып узды.

Чарада балалар беләзек ясау өчен нинди материаллар кирәклеген, сәйләннәр барлыкка килү тарихын, кулдан эшләнгән беренче бизәкләр турында, шулай ук эшне ничек башларга һәм дөрес бәйләргә кирәклеген белделәр. Каптырманы дөрес беркетүгә аерым игътибар бирелде, чөнки бизәкнең ахыргы нәтиҗәсе һәм тышкы күренеше шуңа бәйле.

    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International