26 нчы июль көнне Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен юл хәрәкәте иминлеген кисәтү кысаларында «Индивидуаль мобильлек чараларын кулланганда куркынычсызлык» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен белмичә, балалар үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар, юл хәрәкәте процессында катнашып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юлда авария-куркыныч хәлләр тудырмаска тиешлеген оныталар.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны индивидуаль мобильлек чараларына (СИМ) түбәндәге транспорт чаралары керүен: электр самокатлары, скейтбордлар, электроскейтбордлар, гироскутерлар, сигвейлар, моноколеслар һәм башка шундый ук транспорт чаралары (алга таба-СИМ), алар гамәлдәге юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә транспорт чарасы булып саналмый, дип таныштырдылар. Чара азагында балаларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды.