«Иң акыллы һөнәр»

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

 Балалар китапханәсе китапханәчеләре «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Иң акыллы һөнәр» дигән танып-белү сәгате үткәрделәр.

 Балалар китапханәче һөнәренең мөһим һәм файдалы булуын белделәр. Китапханәче китаплар бирә, формулярлар алып бара, укучылар белән аралаша, әдәбият тәкъдим итә, язучылар һәм китаплар турында сөйли, төсле китап күргәзмәләре оештыра һәм чаралар үткәрә. Ә китапханәче эшендә иң мөһиме – китапларга мәхәббәт! Нәниләр «өч мәче» мультфильмын карадылар. Шуннан соң алар китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм китаплар белән эш итү кагыйдәләрен кабатладылар.       Укучылар китапханәче сөйләгәнне кызыксынып тыңладылар, күзләре балкыды. Кем белә, бәлки, аларның берәрсе киләчәктә китапханәче булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International