Тәтеш районы вәкилләре, ике талантлы активист: Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Илфир һәм Олы Шәмәк урта мәктәбе укучысы Ангелина «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте оештырган «Форум: беренчеләр» җирле бүлекчәләр лидерлары форумында катнашалар.
Яшь лидерлар тәҗрибә уртаклашырга, яңа дуслар табарга һәм төбәктә тормышны яхшырта торган үзгәрешләр идеяләре белән илһамланырга уникаль шанс алачак.