Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Келәш мәдәният йортында “Буыннарның нык элемтәсе” дигән исем астында гаилә бәйрәме үткәрелде. Чарада 9 балага гомер биреп үстергән Сәгытдин бабай белән Ләэлүҗиһан әбинең дәвамчылары катнашты. Бәйрәм  кунаклары өчен музейда экскурсия үткәрелеп, авылның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар. Программада туган җир, туганнар, туган нигез турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Чарада катнашучылар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International