31 июль Бакырчы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга юл - транспорт җәрәхәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, велосипедчыларның иминлеген арттыру кысаларында «Кагыйдәләр буенча велосипед» акциясе үткәрделәр.
Чара барышында яшь велосипедчыларга машина юлында үзләрен ничек тотарга кирәклеген искәрттеләр, әлеге транспорт төре хуҗаларына велосипедның иң тотрыксыз һәм куркыныч хәрәкәт итү чарасы булуы турында сөйләделәр. Көтелмәгән тигезсезлек яки юлдагы чокыр, кискен тормоз - болар барысы да куркыныч һәм тигезлектән чыгарырга мөмкин. Акциядә катнашучылар велосипедчылар өчен рөхсәт һәм тыю билгеләрен кабатладылар, велосипед һәм самокат белән идарә итү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр.
Акция азагында «Яшь велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре» белешмәләре тапшырылды.