1 августта Байраш авыл җирлеге хезмәткәрләре "Заһидуллин И.Р." КФХ кырларында хезмәт куючылар алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. "Заһидуллин И.Р." КФХ җитәкчесе игенчеләргә яхшы уңыш өчен рәхмәт белдерде һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Урып-җыю эшләрендә катнашучылар хөрмәтенә җырлар һәм җылы теләкләр яңгырады.