«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 25.3 бүлегенә үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 31 июлендәге 275-ФЗ номерлы Федераль законда алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия биргән яки аның гамәлдә булу вакытын озайткан өчен, шулай ук сәүдә объектлары яки җәмәгать туклануы объектлары урыннары саны артуга бәйле рәвештә мондый лицензияне яңадан рәсмиләштергән өчен дәүләт пошлинасын алу тәртибе төзәтелә.