Бүген Тәтеш шәһәренең үзәк паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Яңа Гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге методистлары тарафыннан «Сабый» һәм «Каенкай» балалар бакчалары балалары өчен «Юлда куркынычсызлык әлифбасы» танып-белү программасы оештырылды.
Укучыларга үтемле формада светофорның әһәмияте, машина юлын ничек дөрес үтү турында сөйләделәр. Күрсәтмә әсбаплар һәм төрле юл ситуацияләре ярдәмендә балалар урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Балалар белән төрле хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Балаларга бу чара бик ошады.
Педагоглар һәм яшь җәяүлеләр исеменнән «Яңа Гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге җитәкчелегенә һәм методистларына кызыклы һәм танып белүчән буш вакытлары өчен рәхмәт белдерәбез.