Игенче - бик авыр, ләкин бик хөрмәтле һөнәр ул. Икмәк үстерер өчен, бөтен йөрәгең белән җирне яратырга һәм чын күңелдән аңа үзеңнең җылыңны бүләк итәргә кирәк.
Ипи безнең йортка керсен өчен, бик авыр юл уза. Бу эштә аңа яхшы һөнәр иясе - игенче булыша. Игенченең данлы хезмәте - бик югары һәм мактаулы. 5 августта Байраш мәдәният йорты хезмәткәрләре чираттагы мәртәбә "Заһидуллин И.Р." КФХ игенчеләре янына бардылар. Байраш авылында туып-үскән, игенче һөнәрен яхшы белә торган, күп еллар комбайнчы булып эшләгән Хәсәнов Фирдүс игенчеләргә бүләккә акча күчерде. Аларны бик шатланып һәм рәхмәт әйтеп адресатларга тапшырдылар.